Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учеждениесе Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе

ПРОЕКТ ЭШЕ
"Шушы яктан, шушы туфрактан без..."

Төзүчеләр: Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учеждениесе "Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе"нең 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиева Алсу Фәнис кызы,

Юсупова Зөлфия Варис кызы

Проектның актуальлеге

Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чынаклар, туган як мәдәнияте белән таныштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без, укытучылар һәм ата-аналар, аларны гомумкешелек үзкыйммәтләре белән таныштырырга омтылабыз. Яшь буынны тәрбияләүдә туган төбәкнең мәдәниятен өйрәнү, укучыларны шушы чыганаклар аша тәрбияләү, милли үзаңнарын үстерүиң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу аспект әле фәнни-методик әдәбиятта да тулысынча өйрәнелмәгән, тәрбия өлкәсендә бу максаттан милли-региональ сыйфатларның җитмәве күзәтелә.

Укучыларны укыту һәм тәрбия программасын анализлаудан күренгәнчә, мәктәптә әхлакый-патриотик тәрбия аксый, укучыларда үз гаиләләренә, үз халкына мәхәббәт тәртияләү, туган илгә тугрылык, туган як белән горурлану хисләре уяту игътибарга алынмаган.

Бу проектта аеруча мөһим мәсьәлә булып укучыларны авылда яшәүче өлкән буын кешеләре белән таныштыру, ата-аналарны проектка җәлеп итү, алар белән уку-аңлату эшләре алып бару тора.

Проектның тибы: өйрәтү- тәрбияви.
Проектның дәвамлылыгы: 3 ел.
Проектта катнашучылар: укучылар, туган тел укытучылары, сынлы сәнгать, музыка укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар, Ибраһимов К.Н., Кашапова З.К., авылда яшәүче өлкән буын кешеләре.
Укучыларның яше: 11-15 яшь.
Проектның максаты:
1. Туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.
2. Кече Уруссу, Ташкичү җирлегеннән чыккан сәнгать кешеләре, аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмәт бирү; авылда сакланып калган милли гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне барлау.
3. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Проектның максатларын тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

1. Кече Урыссу, Ташкичү авылларының тарихын өйрәнү.
2. Ташкичү авылыннан чыккан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кашапова Зимфира Кәшиф кызының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү.
3. Ташкичү авылыннан чыккан Рәсәй рәссамнары берлеге әгъзасы Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлын тәрбияләү.
4. Кашапова Зимфира Кәшиф кызына, Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улына багышланган проектлар һәм альбом төзү.
5. Авылдагы өлкән буын кешеләреннән гореф-гадәтләр, милли һәм дини бәйрәмнәр турында мәгълүмат җыю.
6. Мәктәп музеенда сакланучы экспонатлар белән танышу.
Проектның проблемасы:
1. Ата-аналарның, укучыларның туган як тарихы белән аз кызыксынулары.
2. Укучыларның җирлегебездән чыккан танылган шәхесләр турында аз белүләре.
3. Укучылар һәм ата-аналар тарафыннан милли гореф-гадәтләрнең һәм бәйрәмнәрнең онытылуы.
Проектның идеясе:
1. Укучыларның туган як тарихы турында алган белемнәрен тормышта куллану.
2. Туган яктан чыккан танылган шәхесләр иҗатына кызыксыну уяту.
3. Авыл халкының көндәлек тормышында милли гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне торгызу.
4. Укучылар, ата-аналар белән иҗади-мөстәкыйль эшләү өчен шартлар тудыру.
Эш төрләре:
- Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;
- картиналар күргәзмәсе белән танышу;
- рәсем конкурсы;
- Кашапова Зимфира Кәшиф кызының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;
- Зимфира Кәшиф кызы белән очрашу үткәрү;
- видеоязмалар карау;
- танылган шәхесләрнең туган нигезләренә экскурсия;
- милли бәйрәмнәрнең тарихын өйрәнү;
- авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән очрашулар уздыру;
- КФУның өлкән укытучысы, “Ак калфак”, бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызының “Тәрбия баскычлары” хезмәте белән танышу;
- район, республика күләмендә үткәрелгән театр бәйгеләрендә катнашу;
- ата-аналар һәм укучылар белән берлектә проектлар, альбом төзү.
Эшләнлегеннең этаплары
Әзерлек этабы
- Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;
- картиналар күргәзмәсе белән танышу;
- рәсем конкурсы;
- Кашапова Зимфира Кәшиф кызының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;
- Зимфира Кәшиф кызы белән очрашу үткәрү;
- видеоязмалар карау;
- танылган шәхесләрнең туган нигезләренә экскурсия;
- милли бәйрәмнәрнең тарихын өйрәнү;
- авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән очрашулар уздыру;
- КФУның өлкән укытучысы, “Ак калфак”, бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызының “Тәрбия баскычлары” хезмәте белән танышу;
- район, республика күләмендә үткәрелгән театр бәйгеләрендә катнашу;
- ата-аналар һәм укучылар белән берлектә проектлар, альбом төзү.

Эшләнлегеннең этаплары

1 нче этап

(2019-2020нче уку елы)

- танылган шәхесләрнең тормыш һәм иҗаты юлы белән таныштуру;

- картина күргәзмәләрен карау;

- видеоязмалар карау;

- рәсем конкурсы;

- танылган шәхесләр белән очрашуларда катнашу;

- театраль бәйгеләрдә катнашу;

- проектның беренче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау;

- танылган шәхесләргә багышланган алҗбом төзү;

- ата-аналар һәм укучылар белән берлектә альбом төзү;

- педсоветта, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау;

- проект сайтын булдыру.

Эшләнлегеннең этаплары

2 нче этап

(2020-2021нче уку елы)

- Хусаенова Әлфия катнашында "Ел фасылларына караган йолалар. Каз өмәсе" темасы очрашу үткәрү;

- Таҗиева Мөнирә катнашында "Аулак өйләр, кич утырулар" темасына очрашу үткәрү;

- Хафизова Нәзифә катнашында "Ел фасылларына караган йолалар. Язгы чәчү" темасына очрашу үткәрү;

- Абдуллина Рәзинә катнашында "Дини йолалар: Корбан гаете, Ураза гаете, Мәүлид кичәсе" темасына очрашу үткәрү;

- Мәктәп музеендагы Сафиуллин Әнәс (1960-1989 еллардагы күмәс хуҗалык рәисе, Газизуллин Хикмәтулла көндәлекләре белән танышу (1975-1997 еллардагы күмәк хуҗалык зоотехнигы);

- проектның икенче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау;

- "Авылларда азан тавышы тынмасын!" дигэн темага газета чыгару;

- педагогик киңәшмәдә, ата-аналар җыелышында презентаөия ярдәмендә чыгыш ясау;

- проект сайтын тулыландыру.

Эшләнлегеннең этаплары

3 нче этап

(2021-2022нче уку елы)

- Ильясова Вәсилә катнашында "Кече Урыссу авылындагы гаилә йолалары" темасына очрашу үткәрү;

- Рәис һәм Әфидә Зиннәтуллиннарның "Туй йоласы" истәлекләре белән танышу;

- Насих һәм Әлфия Хусаеновларның гаилә альбомы белән таныштыру;

Абдуллин Камил катнашында очрашу үткәрү. "Бала туу" йоласы: "Исем кушу-Бәби туе";

- "Әбиемнең серле сандыгы" кичәсен үткәрү;

- проектның өченче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау;

- педагогик киңәшмәдә, ата-аналар җыелышында презентаөия ярдәмендә чыгыш ясау;

- сайт тулыландыру.

Сугыш ветераны Юсупов Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы белән очрашу
"Авылларда азан тавышы тынмасын!" дигән темага газета чыгару
Авыл мәчетенә экскурсия
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website